РКХ белгечләре йөрәккә пычак ярасы белән егетне коткардылар

2021 елның 1 октябре, җомга

Үзбәкстаннан килгән 26 яшьлек ир-атны иртәнге сәгать өчтә хастаханәгә исерек хәлдә һәм баш җәрәхәте белән Республика клиник хастаханәгә китерәләр. Ир-атка шунда ук кизү торган нейрохирург Ренат Бекбулатов ярдәм күрсәтә башлый. Бу вакытта кабул итү бүлегенең шәфкать туташлары пациентның киеменнән кан агуын сизә.

Егетне күкрәк читлегендәге чәнчүдән булган яраны күрә, торакаль хирургны чакырталар. Ашыгыч тикшерүләрдән соң ир-атның йөрәкнең уң карынчыклары киселүе ачыклана.

Егет литр ярымга якын кан югалткан. Аны шунда ук операция бүлмәсенә алып китәләр, йөрәкне тегәләр, кан күчерәләр. Мондый җәрәхәтнең катлаулылыгы шунда ки, йөрәк тибүен туктатмыйча йөрәкне тегәләр. 1нче торакаль хирургия мөдире Валерий Матвеевка операциягә ике сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Һәм иртәнге алтынчы сәгатьтә үк егетне операция бүлмәсеннән реанимациягә күчерәләр.

Хәзер яшь кеше үзен канәгатьләнерлек хис итә һәм төзәтүгә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International