Бөек Ватан сугышы ветераны кабат коронавирус инфекциясеннән прививка ясады

2021 елның 1 октябре, җомга

91 яшьлек Лидия Егоровна Красноперова - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, улы Александр Николаевич белән кабат вакцинация ясау өчен Яр Чаллының 7нче сырхауханәсенә мөрәҗәгать итте. Беренче тапкыр кебек үк, вакциналаштыру карарын үзе кабул итте.

Беренче тапкыр алар улы белән «COVID»тан ярты ел элек, "Спутник V" препараты белән вакциналаштырылган. Яхшы кичерделәр, температура булмады. Кабат шул ук препарат белән вакциналаштырырга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International