Бүген «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Онкология авыруларга каршы көрәш» төбәк проекты кысаларында Түбән Кама үзәк күппрофильле район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм үзәге ачылды. Консультатив-диагностик сырхауханәнең табиб-онкологлары үз вазифаларына яңа форматта керештеләр. Амбулатор онкология ярдәме үзәге мөдире Ильяс Ганиев үзәкнең ачылуы уңаеннан пациентлар һәм табиблар өчен нәрсә үзгәрәчәге турында сөйләде.