Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлекнең беренче көнендә Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә үз тормышын медицинага һәм оешманың пациентларына багышлаган барлык хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов, Татарстан Республикасы Ветераннар берлегенең региональ иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Александр Поляков һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе, юстиция полковнигы Фәридә Вәлиева тармак ветераннарын һәм барлык пациентларны котладылар.
Госпиталь пациентлары өчен бәйрәм концерты оештырылды, җитәкчеләр бүләкләр тапшырдылар.