ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында киләсе елга эшнең өстенлекле өлкәләре буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елга максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча эксперт сессиясе узды. Утырыш видеоконференция режимында үткәрелде. Эксперт сессиясе утырышында Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Сәламәтлек саклау министрлыгына экспертлардан максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча 23 тәкъдим керде, алар турында бүген фикер алышынды. Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, 2022 елга ачык максатлар һәм бурычларның эшләп бетерелгән варианты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылачак. Моннан тыш, экспертларның тәкъдимнәре ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ай дәвамында узачак онлайн-тавышка чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International