Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Урьяды авылында ФАП төзелеше дәвам итә. Бинаны монтажлау тәмамланган. Хәзерге вакытта бинада электр үткәрәләр. Алда якындагы территорияне төзекләндерү, җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Яңа ФАП процедура-прививкалар ясау кабинетларын, пациентларны кабул итүне көтү урыны, санузел һәм персонал өчен киенү-чишенү бүлмәсен үз эченә алган модульле бина. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 133 кеше халкы булган авылда фельдшер-акушерлык пункты төзелеше «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә мөмкин булды. Акча федераль һәм региональ бюджетлардан бүлеп бирелә. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла. 2025 елга кадәр бу максатларга бөтен ил буенча кимендә 500 млрд. сум акча юнәлдереләчәк, шуның 90 млрд.сумы – 2021 елда.