Бөгелмә районының Наратлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Бина «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында типлаштырылган проект буенча төзелгән.
Эшләр Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана. Санитар-эпидемиологик нәтиҗә һәм медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алынганнан соң, фельдшер-акушерлык пункты пациентларны кабул итү өчен ишекләрен ачачак. Медучреждениедә беренчел медик-санитар медицина ярдәме күрсәтеләчәк, шул исәптән акушерлык һәм гинекология өлкәсендә кичектергесез ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук медицина анализларын алу үткәреләчәк.
2021 елда республика программасы буенча Татарстанда 42 фельдшер-акушерлык пунктын һәм 4 табиб амбулаториясен файдалануга тапшыру планлаштырыла.