Өч сәгатьтән артык Балалар республика хастаханәсе табиблары пациентның күз алмасы өчен көрәште, бу хакта табиб–офтальмолог Илнур Зимнуров сөйләде. Очлы предмет күзнең мөгез катлавын һәм склераны бик нык җәрәхәтләде.
Бәхетсезлек очрагы уен вакытында булган. Сеңлесе уйнап сөяк ыргыта, сөякнең очлы ягы күзгә кадала. Бала үзе сөякне чыгарып, күз алмасына басым ясап хәл тагын да кискенләште. Күзнең структурасы тулысынча җимерелде.
Табиб сүзләренә караганда, баланы БРКХнә җибәрү турында Реанимация-консультация үзәгеннән белгәннәр, үзәк белән Яр Чаллы хезмәттәшләре элемтәгә кергәннәр. Бала китерелгәннән соң шунда ук аңа тикшеренүләр комплексы үткәргәч, операциягә алалар.
Табиб-офтальмологлар гаять зур эш башкарган - күзне яңадан "җыйганннар". Илнур Шамилевич, кыенлыкларга карамастан, операция проблемасыз узды, дип билгеләп үтте. Бала тернәкләндерү процедуралары узган арада, табиблар алга таба дәвалау тактикасын коррекцияләү өчен Мәскәүдән килгән коллегалары белән элемтәгә керделәр. Казан офтальмологлары бала күрергә мөмкинлек барлыгын күрде.