Рөстәм Миңнеханов катлаулы санитария-эпидемиология торышын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына диспансерлау вакытында җентекле тикшерүләр уздыру, авыруларны кисәтү һәм санаторий учреждениеләрендә тернәкләндерү программаларын киңәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында әйтте. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм яман шешләрне кисәтүгә аерым зур игътибар бирергә кирәк.
«Узган елдан алып республиканың сәламәтлек саклау системасы экстремаль шартларда һәм бөтенләй башка чынбарлыкта эшли. Аз гына вакыт эчендә, медицина хезмәткәрләрен туплап, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа системасы булдырылды».
Республика Президенты медицина хезмәткәрләренә бу катлаулы вакытта күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлекчәсе мөдире, табиб-реаниматологы Булат Фәтхуллин, Казанның 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе шәфкать туташы Алсу Цветкова, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү ярдәмче станциясе фельдшеры Радик Фәттахов бүген безнең арабызда. Кадерле дуслар, республикабызның медицина хезмәткәрләренә үз-үзләрен аямыйча эшләгәннәре өчен сезнең аша олы рәхмәтемне җиткерәм!»
Моннан тыш, Юлламада COVID-19 вакцинацияләүгә һәм профилактика мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. «Кызганыч, пандемия дәвам итә. Бүген дә безгә вирус куркынычы яный. Бу шартларда күмәк иммунитет булдыру гаять мөһим, ә аңа бары тик вакцинацияләү аша гына ирешеп була. Бу – пандемиягә каршы көрәшүнең бердәнбер юлы».