Чистай хастаханәсендә донор акциясе узды. Районның 63 кешесе 29 литрдан артык кан тапшырды. Кан алуны Республика кан үзәге белгечләре үткәрде. Кан күчерү мобиль станциясе заманча җиһазландырылган, процедураны оператив һәм сыйфатлы уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәр кан тапшыру кемнеңдер гомерен саклап кала. Хастаханә җитәкчелеге бу көнне донор булган барлык чистайлыларга рәхмәт белдерә.