Минзәлә районында авиаһәлакәттә зыян күргән алты кеше тотрыклы авыр хәлдә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә зыян күргән ике кешенең хәле хәзер яхшырак. Бүген аларны реанимациядән палатага күчергәннәр. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Бүгенге көндә зыян күрүчеләрдән хастаханәләрдә алты кеше дәвалана.

«Исән калган парашютчылар „күлмәктән туган“. Алар барысы да самолетның койрык өлешендә була. Самолетның алгы өлешендә булган барлык кеше дә һәлак булды», — дип искәртте сәламәтлек саклау министры.

Зыян күрүчеләрнең берсе тотрыклы авыр хәлдә. Ул Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Табиблар аның умыртка баганасына зыян килүен, боты сынуын ачыклаган. Хәзерге вакытта зыян күрүчегә операция ясаганнар инде. Ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Фотография: Рамиль Гали, "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International