Яшел Үзәндә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында балалар сырхауханәсентөзү дәвам итә. Объектны финанслау күләме 326 млн. сумнан артык тәшкил итә. Хәзерге вакытта бинага барлык коммуникацияләр ясалган, тышкы бизәкләү эшләре тәмамланып килә, тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Балалар сырхауханәсе заманча җиһазландырылачак. Медицина учреждениесенә 11 меңнән артык бала мөрәҗәгать итәчәк. Поликлиника төзелешен 2021 елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла.