Үпкәләрнең сәламәтлелеген ничек билгеләргә?

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 14 октябрьдә, Бөтендөнья спирометрия көне һәм Үпкәләр сәламәтлелеге көне. Бу даталар кешеләрнең игътибарын сулыш органнарын даими тикшерүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Үпкәләрнең киң таралган авыруы булып үпкәләрнең хроник обструктив авыруы - ХОБЛ тора. Авыруның төп симптомнары: тын кысылу яки һава җитмәүне тою, авыр сулыш алу, хроник ютәл.

Спирометрия үпкәләрнең сәламәтлелеген билгеләргә ярдәм итә. Әлеге метод махсус прибор-спирометр ярдәмендә үткәрелә. Ул тонометр - кан басымын үлчәгән кебек, сулышны үлчи. Метод шактый гади: пациент тирән сулыш ясый, сулышын тоткарлый, аннары авызы белән бер тапкыр кулланыла торган мундштукка кысылып, бөтен һаваны тигезләп чыгара. Җайланма сулап алына торган һәм сулап чыгара торган һава күләмнәренең үзгәрүен терки, яза, һәм бу мәгълүматлар буенча белгечләр үпкәләрнең торышын бәяли. Тикшеренү зыянсыз, аңа каршы күрсәткечләр һәм яшь буенча чикләүләр юк.

Спирометрияне Сәламәтлек үзәкләрендә узарга мөмкин. Аларның берсе Казанда Сара Садыйкова урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан, белешмәләр өчен телефон: 8(843) 570-55-08.

Республика медицина профилактикасы үзәгендә, спирометрияне дә кертеп, комплекслы тикшерүне түләүсез узарга һәм шул рәвешле ХОБЛ һәм башка авыруларны кисәтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International