Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында участок хастаханәсендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле район үзәк хастаханәнең Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Бу максатларга 53 млн. сум бүлеп бирелгән. Хастаханәнең типлаштырылган кирпеч ике катлы бинасы 1982 елда төзелгән иде. Соңгы ремонт 2008 елда үткәрелгән иде. Медицина учреждениесе 3 622 кешегә хезмәт күрсәтә.

Шуны да искәртик: 2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Татарстанда 27 объектны: 20 поликлиниканы, 2 участок хастаханәсен, 5 табиб амбулаториясен капиталь ремонтлау планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International