Сабыйда зур киста шеше ана карынында булган ук ачыкланган. 120 мл киста эчке органнарга, шул исәптән эчәклеккә басым ясап, бала клизма белән генә хәҗәтен үти алган.
Балалар Республика клиник хастаханәсе хирурглары беренче этапта шешне бушатканнар (120 мл сыеклык алынган). Тик кан тамырлары һәм туры эчәкне җәрәхәтләнү куркынычы аркасында, тератомны тулысынча бетерү мөмкин түгел иде. Икенче этапта табиблар туры эчәккә өстәмә керү юлын ясап, аның аша шешне алып бетергәннәр.
Хәзерге вакытта бала табиблар күзәтүе астында. 6 айдан соң компьютер томографиясен ясарга кирәк булачак.