Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина эшчәнлеген лицензияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр проектын тәкъдим итте. Хезмәтләр исемлегеннән космик, авиация медицинасы, реабилитация шәфкать туташлары эше кебекләрне алырга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта исемлеккә психотерапия, сексология һәм эпидемиология буенча хезмәтләр дә өстәләчәк. Органнар һәм тукымаларны трансплантацияләү белән шөгыльләнергә җыенучы оешмаларга лицензияләр бирү буенча таләпләрне төгәлләштерү турында карар кабул ителде. Документ нигезендә, медицина оешмасы лицензия алырга, аннан соң, органнар һәм тукымалар әзерли торган учреждениеләр исемлегенә кертү өчен, Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза бирергә тиеш. Медицина оешмаларының җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре булырга ниятләүчеләргә һөнәри белем булуын күрсәтергә тәкъдим ителә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы документы проекты порталда урнаштырылган regulation.gov.ru. Карар 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип көтелә.