Чистай бала тудыру йорты һәм хатын-кызлар консультациясе хезмәткәрләре Яңа Чабаксар перинаталь үзәгенең эше белән танышты

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Чистай РҮХнең бала тудыру йортының һәм хатын-кызлар консультациясенең табиблары Чуашстандагы Яңа Чабаксар перинаталь үзәгенә килеп киттеләр. Тәҗрибә уртаклашу максатларында белгечләр медицина оешмасының эшен оештыру белән танышты: икенче дәрәҗәдәге бала тудыру йортын, бала тудыру индивидуаль залларын, «ана һәм бала» палатасын, өлкәннәр һәм балалар өчен интенсив терапия палатасын карады. Кунаклар шулай ук хатын-кызлар консультациясендә дә булды, күзәтүнең региональ мәгълүмат системасы белән таныштылар, психолог кабинетында уңайлы консультация бирүдә булды.

Чистай РҮХ белгечләре перинаталь үзәкнең эшен югары бәяләде, җылы кабул итүләре өчен учреждение җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм яңа казанышлар теләде. Ике республиканың медучреждениеләре җитәкчеләре киләчәк хезмәттәшлек турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International