Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Минзәлә үзәк район хастаханәсендә булды, биредә бинаны реконструкцияләү эшләре бара. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Бу максатларга федераль казнадан 144 миллион сум, республика бюджетыннан 36 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Кунаклар кабинетларны карап чыкты, хастаханә җитәкчелеге белән агымдагы мәсьәләләр һәм төзелеш эшләренең барышы турында фикер алышты.