Чиста зонага Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең «кызыл зона» да эшләүче хезмәткәрләр өчен 250 комплект эчке кием кайтарылды. ТКҮРКХнең баш табибы Марс Мостафин «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте ярдәмне берече тапкыр гына күрсәтми дип әйтеп үтте һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Катлаулы чорда - бу бөтен медицина җәмәгатьчелеге өчен зур ярдәм.