Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханә сырхауханәләренә ярдәмгә волонтерлар килде

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Медицина хезмәткәрләренә Түбән Кама медицина көллиятенең 3 һәм 4 курс студентлары булыша. Волонтерлар өчен эш урыннары булдырылган. Аларга мөһим миссия йөкләнә, студентлар вакцинацияләнгән пациентлар турында регистрга мәгълүмат кертергә ярдәм итә.

Хәзер прививкалар ясау кабинетына килергә теләүчеләр саны мәртәбә артты. Прививка ясатучыларның барысы да вакцинация турындагы мәгълүматларның дәүләт хезмәтләрендә мөмкин кадәр тизрәк барлыкка килүен тели. Медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә волонтер-медиклар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International