Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы республиканың бер миллион биш йөзенче кеше прививка ясаткан. Ул - Казанда яшәүче 26 яшьлек Юлия Сабирова. Кыз прививканы кичә, аның сүзләренчә, йорты янында урнашкан «Мега»да вакциналаштыру пунктында ясаган.
Юлиянең әнисе, әбисе һәм бабасы коронавирус инфекциясен кичергән, бабасы әле дә хастаханәдә, әмма төзәлүгә бара. Юля үз сәламәтлеге турында кайгыртып, привика ясатырга карар иткән.
«Минемчә, һәркемнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, ләкин без барыбыз да вакциналаштырылырга һәм, барыннан да элек, үзебез һәм якыннарыбыз турында уйларга тиеш. Сәламәтлек - ул бик мөһим!», – диде Юлия Сабирова.
29 октябрь иртәсендә Татарстанда барлыгы 1 526 214 кеше вакциналаштырылган, шуларның 1 024 658е икенче прививка алган.