«Вәзгыять бик хәвефле»

2021 елның 29 октябре, җомга

Кама Балалар Медицина Үзәгендә ТР ССМ РКХ акушерлык һәм гинекология буенча баш белгеч, юнәлеш шефы, Росздравнадзорның федераль эксперты, м.ф. д., профессор Албир Алмазович Хәсәнов йөкле хатын-кызларны вакцинацияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде.

"22 атнадан йөкле хатын-кызларга COVID-19га каршы прививка ясарга киңәш ителә. Вирусның клиник күренешләре булачак әни организмында катастрофик үзгәрешләр тудыра", - дип билгеләде Албир Хәсәнов.

"Бүген вәзгыять шундый: ИВЛ аппаратында булган 6 хатын-кызның берсе - булачак әни", — диде профессор.

Албир Хәсәнов коронавирус йогышының нәтиҗәләре турында да әйтте.

«Хәзерге вакытта без вирусның үзгәрүен күзәтәбез. Әгәр ярты ел элек, без вирус плацентка үтми дип белсәк, бүген картина башка. Әйтик, әгәр әни йөклелекнең 30нчы атнасында коронавирус йогышын кичерсә, бер айдан бала уңай ПЦР-тест белән туарга мөмкин. Вакцинацияне узганда, ул үзен генә түгел, ә баласын да саклый", - дип сөйләде Албир Хәсәнов.

Профессор прививканы ясаганчы хатын-кызлар консультациясе табибы белән киңәшләшергә киңәш итә. Булачак әниләргә «Спутник V» препараты ясала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International