Лаеш РҮХнең Рождествено табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт тәмамланып килә. Бу - сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелгән объектларның берсе. Эшләрнең бәясе - 6,9 миллион сум. Программа гыйнвардан башлап илдә РФ Президенты инициативасы белән тормышка ашырыла. Амбулатория бинасы кирпечтән, бер катлы, 1972 елда төзелгән. Бүгенге көнгә медучреждениедә түбәне алыштырганнар, агач идәннәрне сүткәннәр, плитка җәелгән, бинаның электр үткәргечләрен алыштырганнар, диодлы яктырткычлар урнаштырганнар.
(1).jpeg)
Котельныйга яңа автомат газ казаны сатып алынган, җылыту системасы тулысынча алмаштырылган, шулай ук кайнар су белән тәэмин итү өчен бойлер урнаштырылган, вентиляция системасы яңартылган. Амбулатория заманча янгынга каршы система белән җиһазландырылган, бинаның эчендә һәм тышкы ягында видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Амбулаториягә 8 фельдшер-акушерлык пункты беркетелгән. Амбулатория 13 авылга хезмәт күрсәтә. Халык саны 5 меңгә якын. Пациентларны кабул итү ремонт вакытында да туктатылмады.