Түбән Камада, тулаем республика буенча кебек үк, коронавирус йогышы белән хәл киеренке кала. Барлык медицина хезмәткәрләре дә авраль режимда эшләүне дәвам итәләр. Бу бәла Кызыл зоналарда гына түгел, бөтен дәвалау оешмаларының барлык бүлекләрендә дә чагыла.
Хәзер медицина хезмәткәрләре бөтен көчне мобилизацияләде. ТКҮРКПХгә ярдәмгә барлык медицина оешмаларының хезмәткәрләре - тире-венерология, наркология, психоневрология, туберкулезга каршы диспансерларның һәм кан үзәгенең табиблары һәм шәфкать туташлары килде.