Вакытны кулдан ычкындырмаска. Үзеңне һәм балаңны сакларга

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллыдан күп балалы әни поликлиниканың табибларына вакытында медицина ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә. Наталья Альвухина бишенче баланы көтә: «Башка күп кенә йөкле хатын-кызлар кебек үк куркыныч дәрәҗәсен бәяләп бетермәдем. Тагын бераз гына соңарсам аяныч нәтиҗәләргә китерер иде».

Натальяның 27-28 атнасы. Малай көтәләр. Гаиләдә дүрт бала: олы улы, 3 кызы бар. Авыруның беренче симптомнарын тойгач, күп балалы әни шунда ук коронавирусны танып та ала. Температура 37гә кадәр күтәрелгән, үзен яхшы хис иткән, шуңа күрә башта хатын-кызлар консультациясе табибларының үгет-нәсихәтләренә карамастан, хастаханәгә барудан баш тарткан. Хатын-кызны үпкәләрнең компьютер томографиясен узарга күндерә алганнар. Хатын табибларга колак сала һәм хастаханәгә китә. Фото үпкәләрнең 10%  заралануын күрсәтте. Күп балалы әни дәвалану РКХдә узды. Кичерелгән чирдән соң хатын-кызга реабилитация үтәргә туры киләчәк. Бүгенгә прививка-COVID-19 авыр узуыннан саклану өчен иң ышанычлы ысул. Йөклелекнең 22 атнасыннан башлап «Спутник V» препараты белән прививка ясатырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International