Актаныш районының Иске Урьяды авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Актаныш РҮХ баш табибы Айдар Хаев, авыл һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр катнашты.
Яңа ФАП - карау һәм процедура-прививкалар ясау кабинетларын, пациентларны кабул итүне көтү урыны, санузел һәм персонал өчен киенү-чишенү бүлмәсен үз эченә алган модульле бина. ФАП төзелеше "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча алып барылды.
ФАПны төзү һәм җиһазлау өчен федераль һәм региональ бюджетлардан акча бүлеп бирелде.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла. 2025 елга кадәр бу максатларга бөтен ил буенча кимендә 500 млрд. сум акча юнәлдереләчәк, шуның 90 млрд.сумы – 2021 елда.