Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә «Б» блогында капиталь ремонт 85% ка төгәлләнгән.
Өч катлы бинада: беренчесендә лаборатория, икенчесендә - балалар бүлеге, өченчесендә - йогышлы авырулар бүлеге урнашачак.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеш мәйданчыгында төзелеш эшләренең барышы белән танышты. "Ел ахырына кадәр объект тулысынча тәмамланырга тиеш — төзүчеләр алдында шундый бурыч тора», - диде шәһәр мэры.
Хастаханәнең баш табибы Ришат Ногманов дәвалау оешмасының икенче һәм өченче катларында ремонтның барышын күрсәтте.
Баш табиб сөйләвенчә, палаталар өченче катта реанимация бүлеге принцибы буенча җиһазландырылган: "Бүлек, хастаханә эчендәге инфекцияләр таралуны булдырмау өчен, «пычрак» һәм «чиста» зоналарга бүленгән. Анда 30дан артык пациентны урнаштыра алачак".
Палаталарның үзенчәлеге - аларның изоляцияләнгән булуы һәм җиһазланышы. Барлык палаталар да индивидуаль санузеллар, кондиционерлау системасы һәм медперсоналны чакыру кнопкалары белән җиһазландырлынган. Моннан тыш, тиздән телевизорлар, микроволновкалар, суыткычлар урнаштырылачак. Яңа палаталарда медицина кислород белән тәэмин итү һәм вакуум бирү системасын монтажлау тәмамланган инде.
Икенче катта балалар бүлеге урнашачак, анда 28 койка урнаштырылачак. Биредә шулай ук бүлекчә «чиста» һәм «пычрак» зоналарга бүленәчәк. "Кирәк булган очракта койкалар саны артырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Ришат Ногманов.
Беренче кат тулысынча лабораториягә бирелә, аның мәйданы өчтән бер өлешкә артачак һәм 1,2 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Бу лабораториянең куәтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Элек ул 860 кв. метр чамасы мәйдан били иде.
«Яңартылган лабораториядә тәүлегенә меңнән артык ПЦР-анализ ясау планлаштырыла. Ул 3 өлешкә бүленгән: клиник, вирусология һәм бактериология. Биредә уникаль спектраль бактериология аппараты урнаштырылачак, ул вирусны ике сәгать эчендә билгеләргә мөмкинлек бирәчәк», — дип нәтиҗә ясады баш табиб.