Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Бу көнне без 1612 ел вакыйгаларын, халыкның кайгыга бирешмәве, кулларны төшермәве турында искә алабыз. Ата-бабаларыбызга барлык сынауларны үтәгәннәре, дәүләтнең бәйсезлеген саклаганнары өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Бүген без күрелмәгән дошман-яңа коронавирус йогышы белән көрәштә берләшергә тиеш. Без шуны истә тотарга кирәк: бары тик уртак ярдәм, рухи бердәмлек генә теләгән нәтиҗәгә китерә һәм шатлык бүләк итә. Бер-берегезгә ярдәм кулы сузыгыз. Ныграк, көчлерәк, бердәм булыйк!
Сезне бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез! Сезгә нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә дә уңышлар, тынычлык телим!
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков