ТР сәламәтлек саклау министрының Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! 1992 елда Төп Законны кабул итү иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең заманча системасын булдыруда, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген ныгытуда, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында хезмәттәшлек рухын саклауда мөһим роль уйнады.

Бүген Татарстан Россия Федерациясе составында лидерларның берсе һәм илнең куәтен ныгытуга сизелерлек өлеш кертә.

Республиканың уңышлары һәм казанышлары социаль инфраструктураны киңәйтүдә, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәниятнең югары дәрәҗәсендә чагылыш таба.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф, көндәлек бурычларны хәл итүдә бетмәс-төкәнмәс энергия, шатлык һәм бәхет телим! Бәйрәм белән!

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International