РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы: QR-кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә кала

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Коронавируска каршы вакцинациядән соң алынган QR-кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә кала. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итте. "Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итәләр: COVIDтан вакциналаштырылганнан соң дәүләт хезмәтләре порталында россиялеләр ала торган QR-кодлар бөтен срок дәвамында гамәлдә", - диелә хәбәрдә. Министрлыкта хәзерге вакытта "Дәүләт хезмәтләре" порталы штат режимында эшли, QR-кодлар яңадан торгызыла, дип тә өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International