Россиядә вакцинация турында яңа сертификатлар гамәлгә керде

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдә Россиядә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы үз көченә керде, аның нигезендә гражданнар  Россиядә коронавирустан вакцинация һәм кешенең әлеге чирне кичерүен раслаган яңа сертификат алырга мөмкин.

Документ ике телдә - рус һәм инглиз, электрон һәм кәгазьдә бирелә. Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

"Медицина документациясе формасын Расларга" яңа коронавирус инфекциясенә каршы профилактик прививкалар турында Сертификат (COVID-19) яки вакцинациягә һәм (яки) яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарылган авыруга каршы медицина күрсәтмәләре турында Сертификат", — диелә документта.

Сертификат вакцинация узгач өч көннән дә соңга калмыйча формалаштырыла.

Шул ук вакытта препаратның беренче компонентын керткәннән соң мәгълүматлар яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында мәгълүматның мәгълүмати ресурсында вакцинация турындагы язмаларда һәм дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә. Әлеге боерык үз көченә кергәнче рәсмиләштерелгән сертификатлар 2022 елның 1 мартына кадәр автомат рәвештә яңадан рәсмиләштерелергә тиеш.

Теләге булган очракта гражданнар яңа сертификатны кәгазьдә алырга мөмкин, ләкин моның өчен мөстәкыйль рәвештә КФҮнә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл җирендә яки ерак территорияләрдә яшәүчеләргә документны сәламәтлек саклау өлкәсендә РФ субъектының башкарма хакимияте бирергә тиеш.

Яңа сертификатта прививка ясаткан кеше турында мәгълүмат, вакцинация, ревакцинация турында белешмәләр, вакцинациягә каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмәләр, кичерелгән ковид турында мәгълүмат булачак. Моннан тыш, документта QR-код өчен урын каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International