Бүген табиб-рентгенологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне 1895 елда алман физигы Вильгельм Конрад Рентген рентген нурланышын ача. Бүгенге көндә бу дөньяда иң кулай һәм киң таралган диагностика методы.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең сырхауханәләрендә һәм стационарларында әлеге профильле 11 табиб эшли. Алар барлык төр рентген-тикшеренүләр, КТ, МРТ, флюорография һәм маммография үткәрә. Рентгенологлар травматологларга, терапевтларга, урологларга, ревматологларга һәм башка белгечлек табибларына төгәл диагноз куярга булыша.
Нур диагностикасы бүлеге рентгенологы Лилия Гыйльметдиновага көненә 50ләп сурәт расшифровкалый. Әмма, шундый күләмле эш булуга карамастан, ул үз һөнәрен бик ярата.
“Безнең һөнәр могҗиза – без кешеләрне эчтән күрәбез. Пандемия чорында безнең профильдәге белгечләргә аеруча күп эш туры килде. Рентген һәм компьютер томографы ярдәмендә пневмонияне зур күләмдә ачыклыйбыз. Безнең җиһазларның яңартылуы куандыра. Без яңа цифрлы җиһазларда эшлибез. Шуның аркасында тикшерүләрнең нәтиҗәләре төгәлрәк булды.
Һөнәри бәйрәмебездә барыгызга да нык сәламәтлек һәм уңышлар телим."