Медицина эшчәнлегенә лицензияне алу тәртибе

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендә эшчәнлекне алып бару өчен рөхсәт документларын бирү процедурасы чикләрендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра: лицензия бирү; лицензияне яңадан рәсмиләштерү; лицензияләр дубликатларын бирү; лицензияләр күчермәләрен бирү; лицензиянең гамәлдә булуын туктату. Лицензия алу өчен, гариза тутырырга кирәк. Бланк формасын һәм башка документлар рәвешләрен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында алырга мөмкин. http://uslugi.tatar.ru/, ТР ССМ хезмәте номеры 15572 .

Лицензия бирү турында гариза формасын шулай ук медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан, Бутлеров ур., 16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International