Актаныш районының Иске Җияш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Объект «ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән. Акча республика казнасыннан бүлеп бирелгән. ФАП ачылышында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, «Актаныш РҮХ» ДАССУ баш табибы Айдар Хаев, җирле халык катнашты. Яңа модульле ФАП - районда 15 нче.
Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, медикаментларны саклау өчен бүлмә, санузел һәм санитар бүлмә бар.