Өйгә кайту юлы имин булсын

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгендә «Көзге каникуллар» акциясе узды. Оештыручылар - ЮХИДИ хезмәткәрләре - автокресло һәм люлька күп балалы Сорокиннар гаиләсенә бүләк итте. Гаиләдә игезәк балалар - Платон һәм Богдан туган. Энеләрен каршы алырга 7 яшьлек апалары Виктория дә килгән.

"Бала тудыру йортыннан иминлектә" профилактик акциясе балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән. Автоинспекторлар юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү кирәклеге һәм балалар өчен махсус утыргычлардан файдалану кирәклеге турында искә төшерә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International