Питрәч районында Шәле табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт ясала

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Питрәч Үзәк район хастаханәсе Шәле табиблык амбулаториясендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында ремонт эшләре башкарыла. Бер катлы кирпеч бина 1979 елда төзелгән булган. Капиталь ремонт агымдагы елның май аенда башланган. Хәзерге вакытта төзелеш бригадалары эчке эшләрне тәмамлый, кабинетлар һәм коридорлар диварларын штукатурлау, инженерлык челтәрләре - җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары яңартылган, якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Питрәч район үзәк хастаханәсенең Шәле табиблык амбулаториясендә ремонт эшләрен башкаруга 13 млн. сум бүлеп бирелгән.

Бу медучреждениедә 10 торак пункттан 4 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтелә. Лаеш РҮХ - Шәле авылыннан 65 км ераклыкта урнашкан. Табиб амбулаториясендә 1 участок терапевты, 1 гомуми практика табибы, 1 стоматолог, 1 педиатр, 7 шәфкать туташы кабул итә.

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында быел 27 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырылган: 20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International