Бөтендөнья пневмония белән көрәшү көне

2021 елның 12 ноябре, җомга

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре авраль режимда беренче ел гына эшләми. Биредә 300гә якын пациент дәвалана.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең 4нче бүлеге мөдире, табиб-пульмонолог Светлана Ильинична Железнова пандемия шартларында беренче планга вируслы пневмония чыкты, ул моңарчы күрелмәгән масштабларга җитте, ди.

Светлана Ильинична сүзләренә караганда, кешеләр гадәти пневмония һәм коронавирус инфекциясе вакытында үпкәләрнең үзенчәлекле зарарлануы арасындагы аерманы ахыргача аңлап бетермиләр.

Белгеч пневмония – үпкә тукымасының йогышлы авыруы, дип аңлата. Коронавируска килгәндә, монда барысы да катлаулырак.

«Вирус, сулыш юлларына эләккән вакытта, организмга үтеп керә һәм, иң куркынычы, вирус турыдан-туры үпкә тукымасына бәрми. Ул иммун системасы җавабын кайтара, югыйсә,  иммун системасы безне сакларга тиеш, тик чынлыкта, кире күренеш бара. Вирус организмның адекват булмаган реакциясен тудыра. Организм бөтен нәрсәне рәттән, шул исәптән сәламәт органнарны да җимерә башлый», — диде Светлана Железнова.

Бөтендөнья пневмония белән көрәшү көнендә, пневмонияне мөстәкыйль рәвештә дәваларга ярамавын искә төшерәсе килә. Хәтта югары күтәрелмәгән температура булганда да, тамак авыртканда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм үз вакытында дәваланырга. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International