РФА академигы, кардиология фәнни-тикшеренү институтының мактаулы директоры Евгений Чазов вафат булды

2021 елның 13 ноябре, шимбә

РФА академигы, кардиолог Евгений Иванович Чазов 93нче яшендә Мәскәүдә вафат булды. Танылган кардиолог һәм галим, тромболитик терапияне уйлап табучы –  миллионлаган гомерләрне коткарды дип һич арттырмыйча әйтергә була. Аның инфарктларда пациентларны дәвалау буенча кыю фәнни эшләре, тромбозларны дәвалауның яңа алымнары безнең илдә, Европада һәм АКШта киң кулланыла. Миокард инфарктын дәвалаганда тромбларны эретү өчен фибролизин – препаратын куллану буенча эксперимент Евгений Иванович үзендә тикшерде. Соңыннан камилләштерелгән тромболитик терапияне куллану меңләгән кешенең гомерен саклап кала алды. Бу эшләнмә өчен Евгений Чазов 1982 елда Ленин премиясенә лаек була.

Югары фәнни казанышлардан тыш, Евгений Чазов актив социаль эш алып барды, өч ел дәвамында СССР сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләде. Аның җитәкчелегендә танылган фәнни кардиология мәктәбе урнашкан, йөзгә якын докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре якланган. Бөтен дөнья буенча йөзләгән табиб «атом-төш сугышын булдырмау өчен дөнья табиблары» хәрәкәтенә берләшкән, аның рәистәше Евгений Иванович булган иде. Бөтендөнья хәрәкәте эшчәнлеге 1985 елда дөньяның Нобель премиясе белән билгеләнә.

Россиядә һәм чит илләрдә сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре һәм югары дәрәҗәле түрәләр аның исемен белә – ул 20 елга якын җитәкләгән СССР сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы 4нче баш идарәдә нәкъ менә Евгений Ивановичтан дәваланырга омтылган.

Евгений Чазовның хезмәт эшчәнлеге бик күп бүләкләр белән билгеләп үтелде. Ул Ленин премиясе, өч СССР Дәүләт премиясе, СССР Министрлар Советы һәм Россия Дәүләт премиясе лауреаты булды. Шулай ук ул «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының тулы кавалеры, Социалистик Хезмәт Герое, дүрт Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Министрлык коллективы туганнарының һәм хезмәттәшләренең кайгыларын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International