РФ Эчке эшләр министрлыгы медицина хезмәтенә - 100 ел

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә Россия ЭЭМ системасының медицина хезмәте барлыкка килүнең 100-еллыгына багышланган «Гомуммедицина практикасында диагностиканың, дәвалауның һәм профилактиканың көнүзәк мәсьәләләре»  XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә Казан, Мәскәү, Новосибирск шәһәрләреннән медицина югары уку йортларының баш белгечләре, бүлек башлыклары, кафедра мөдирләре чыгыш ясаячак.

«Татарстан Республикасы буенча Россия ЭЭМ медицина-санитар часте» федераль казна сәламәтлек саклау учреждениесе терапевтларны, гомуми практика табибларын, сәламәтлек саклауны оештыручыларны һәм башка кызыксынган белгечләрне чакыра. Онлайн катнашуга теркәлү түбәндәге адрес буенча: https://events.webinar.ru/safariclub/9115937

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International