Тукай Үзәк район хастаханәсендә яңа маммограф урнаштырылды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Тукай РҮХдә яңа маммограф урнаштырылды. Рентген маммография аппараты 1991 елда чыгарылган аналогик, пленка аппаратына алмашка алынган. Яңа маммографның төп өстенлекләре - эксплуатациянең гадилеге һәм ышанычлылыгы, пациент һәм персоналның нурланышының түбән дозасы, экспозиция параметрларын автомат рәвештә сайлау режимы, алына торган маммограммаларның югары сыйфаты. Цифрлы җиһазлар сатып алу Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы ярдәмендә мөмкин булды. Рентгенаппаратның бәясе 11 691 250,00 сум. Маммограф поликлиниканың нур диагностикасы бүлегендә, флюорография тикшеренүләре кабинетында урнаштырылган. Сменага - 20гә кадәр, елына 2500 дән артык тикшеренү үткәрелә. Күкрәкне тикшерүне Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре хатын-кызлары уза. Аларны югары категорияле табиб-рентгенологы, нур диагностикасы бүлеге мөдире Илсур Әхнәф улы Якупов үткәрә.

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында агымдагы елда 223, 4 млн сумлык 16 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган. Бу - компьютер томографлары, УЗИ аппаратлары, рентген аппаратлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International