Чистай РҮХ сырхауханәсенең табиблары Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән бергә ел саен 14 ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-агарту чарасы уздырды. Көн дәвамында барлык пациентларга шикәр диабетын кисәтү турында белешмәләр һәм брошюралар таратты. Шулай ук бу авыру белән интегүче пациентларга үз-үзеңне тикшерү көндәлекләре тапшырылды.