Марат Садыйков сәламәтлек саклау ветеранын бер гасырлык юбилее белән котлады

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрьдә Сәламәтлек саклау ветераны Екатерина Калязина йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхсән үзе котлады.

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, 1943 елның декабрендә Екатерина Калязина Кызыл Армия сафларына алына. Ул 3 нче Украина фронтының табиб-ординаторы була, хирургия госпитальләрендә хезмәт итә. Җиңүне Венгриядә медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты исемендә каршылый. Екатерина Калязина Бөек Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Екатерина Ивановна Усад авылы хастаханәсендә табиб-терапевт, 1954 елдан Казан оптика – механика заводы табиб-терапевты булып эшли. Пациентларга игътибарлы мөнәсәбәт һәм үз вазыйфаларын намус белән башкарулары, күпьеллык хезмәтләре һәм ветераннар хәрәкәтендә катнашулары өчен Екатерина Ивановна мәртәбә тапкыр рәхмәт хатлары алды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков Екатерина Калязинага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International