Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ коллектив килешүе ТР Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең «иң яхшы коллектив килешүе» IX республика конкурсында республиканың муниципаль учреждениеләре арасында беренче урынны алды. Ел саен үткәрелә торган бәйге республика учреждениеләре арасында иң лаеклы һәм социаль яктан тулыланган күмәк шартнамәләрне ачыклый.