Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар сырхауханәсендә балалар халкын гриппка каршы вакцинацияләү ахырына якынлаша.
КБМҮнең балалар поликлиникасы мөдире вазифаларын башкаручы Елена Гәрәева балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балаларга сезонлы гриппка каршы прививканы сентябрь аенда ук башлап җибәрүләрен билгеләп үтә. "Авырулар күтәрелә башлауга кечкенә пациентлар якланырга тиеш", - ди табиб. Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле Чаллы медиклары 10 меңгә якын балага прививка ясаттылар.