Сәламәтлек үзәге табиблары Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучыларына тәмәке тартуның зыяны турында сөйләде

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары өчен "Сәламәт бул! Зарарлы гадәтләдән баш тарт" лекторий үткәрде. Чара Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә туры китерелгән.

Гигиеник тәрбия буенча табиб Роза Алимова балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп постулатлары: сәламәт туклану, хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, хезмәт һәм ял режимын үтәү турында искә төшерде

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең психотерапевты Гөлфия Гаянова яшүсмерләргә тәмәке тарту һәм алкоголь эчемлекләр куллану кебек зарарлы гадәтләрнең кеше организмына зыяны турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International