Биектау районының Каймар авылында ФАП төзелеше тәмамланды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында Биектау районының Каймар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Ул типлаштырылган проект буенча төзелде. Бүгенге көндә ФАПка җиһазлар кайтарылды. 18 ноябрьдә учреждениене электрга тоташтыру планлаштырылган. Санитар-эпидемиологик бәяләмә бирү өчен гариза ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә тапшырылган. Рөхсәт документларын алганнан соң пациентларны кабул итү башланачак.

Монда пациентларны кабул итү һәм персоналның эше өчен барлык шартлар да булдырылган: прививка ясау һәм процедура кабинетлары, өлкән халыкны кабул итү бүлмәсе, карау бүлмәсе, дару чараларын саклау өчен бүлмәләр, дезинфекцияләүче эретмәләр һәм персонал өчен бүлмәләр бар. Медпунктка 237 кеше беркетелгән, шуларның 41е –балалар, 54е-өлкән яшьтәге кешеләр. Хәзерге вакытта амбулатор-поликлиника ярдәме Усад табиблык амбулаториясе тарафыннан күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International