Шәхси медицина оешмалары ЕГИСЗда теркәлергә тиеш

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Барлык медицина оешмалары сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы - ЕГИСЗ системасында теркәлергә, медицина оешмасы һәм оешманың хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш. Медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен яңа таләпләр шул.

2021 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Медицина эшчәнлеген лицензияләү турында" 01.06.2021 ел, № 852 карары үз көченә керде. Документ нигезендә лицензиатларга һәм лицензиягә дәгъва кылучыларга карата таләпләр үзгәрде, моннан тыш медицина эшчәнлеген тәшкил итүче эшләр (хезмәт күрсәтүләр) исемлеге үзгәртелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегендә искә төшерделәр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Росздравнадзор) документы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International