Мәскәү экспертлары Кама балалар медицина үзәгенең педиатрия хезмәте аудитын үткәрде

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты экспертлары Яр Чаллы КБМҮ эшен бәяләде.

Экспертлар Кама балалар медицина үзәгенең – балалар хастаханәсенең, балалар сырхауханәсенең һәм балалар медицина реабилитациясенең һәм амбулатор-хоспис ярдәменең структур бүлекчәләренең эше белән танышты. Мәскәү делегациясен ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова һәм «КБМҮ» ДАССУ баш табибы Марат Насыйбуллин озата бардылар.

Мәскәү коллегалары «КБМҮ» ДАССУ җирлегендә балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне үстерү буенча киңәшләр бирде һәм алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International