Маммография патологияне иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Зәй үзәк район хастаханәсендә Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы чараларына сатып алынган маммограф рентген аппараты урнаштырылды. Аппаратны эксплуатацияләүнең өч аенда 806 хатын-кыз тикшерелгән, 3224 рәсем ясалган. 25 очракта җитди патологияләр ачыкланган. Заманча маммограф рәсемнәренең төгәллеге иң иртә стадияләрдә яңа барлыкка килгән күренешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

Урыннардагы медиклар ихтыяҗлары өчен җиһазлар-ул модернизация программасының бер өлеше генә, ул Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башланган. Маммограф шулай ук Тукай, Түбән Кама район хастаханәләрендә алыштырылган, компьютер томографлары Актаныш, Алексеевск, Балтач үзәк район хастаханәсендә урнаштырылган. 2021 елда бу программа кысаларында Татарстанда барлыгы 16 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International