Алабуга районының Гәр авылына керү юлында ФАП төзелде

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Алабуга РҮХнең гГәр фельдшер-акушерлык пунктын ел ахырында ачарга планлаштыралар. Яңа медпункт «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән. Бүгенге көндә бинаның эчке бизәкләү эшләре башкарылган, газ казаны урнаштырылган, газ белән тәэмин итү проектын килештерү процессы бара, учреждение кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров сөйләвенчә, "элек медпункт капиталь ремонт таләп ителгән күп фатирлы йортның җайлаштырылган бинасында урнашкан булган. Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры киләчәк".

Гәр авылында 271 кеше яши, шуларның 62се - бала. "Яңа объектны ачу фельдшерның эш шартларын яхшыртырга һәм халыкка медицина ярдәме алу өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк", – дип билгеләде Рамил Рәфхәтович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International